22 сентябрь көнне Кукмара урамнары шаулап торды. Район үзǝге буенча көзге ярминкǝлǝр шауласа, икенче ягында «Татарстан Кроссы-2013», ДЮСШ «Зилант» спорт сараенда район беренчелегенэ баскетбол ярышлары узды.
Кросска елдагыча катнашырга килучелэр шактый иде. Житǝкчелǝр арасында беренчелекне Зур Сǝрдек урта гомуми белем бирү директоры Ильсур Кашапов, хатын –кызлар арасында Мǝрьям Шайхутдинова яулады. Ветеран чабучылар арасында беренче булып Поч-Кучук мǝктǝбеннǝн Вячеслав Сайфутдинов, хатын-кызлардан Валентина Борисова килде. Ярышта 21-39яшьлеклǝр дǝ бик актив катнашты. Алар Регина Леонтьева, Нурзат Абдуллин, Альмира Гиматдинова,Эльвира Гатауллина һǝм башкалар. Шулай ук район мǝктǝп укучылары активлык күрсǝттелǝр. Поч Кучук, Нырья, Лельвиж, Зур Сǝрдек мǝктǝп укучылары үз ара көч сынаштылар.