12 гыйнвар көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының чираттагы дәресе үткәрелде. Китапханәче Рәмзия Гарифуллина «Табигать дөньясы» дип исемләнгән виртуаль сәяхәт үткәрде. Балалар илебезнең тыюлыклары белән танышты, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында, тыюлыклар парклардан нәрсә белән аерылып торуын белде. Төрле уеннарда катнашты, тест сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.