15 январьдә үзәк китапханәдә яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыруда «Китаплар һәр чорга» проекты кысаларында Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбе 8 «а» сыйныфы укучылары өчен «Яңа китаплар укыгыз» исемле Библиокомпас үткәрелде. Китапханәче кеше тормышында китапның роле, яңа әдәбият алу ысуллары турында сөйләде, заманча әдәбиятка күзәтү ясады.