17 гыйнвар көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, совет чоры татар поэзиясенең күренекле вәкиле Фатих Кәримнең (Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) тууына 115 ел тулу уңаеннан “ Синең гомерең – илең өчен яну” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче шагыйрь Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте.Чара барышында, ял итүчеләр шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләрен тыңлап үттеләр. Үзәктә ял итүче Горохова Гөлсәрия, шагыйрьнең кызы Адага багышланган, “Күбәләк” дигән шигырен укып үтте.
Биредә дәваланучылар бергәләп шагыйрь Фатих Кәрим сүзләренә язылган җырларны башкардылар.