"Бердәм көн"дә район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтелде

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
     20 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара нотариаль конторасы нотариуслары, Кукмара районы прокурорлары һәм адвокатлар тарафыннан бушлай юридик хезмәт күрсәтү өчен Бердәм көн үткәрде. Халыкны нотариуслар Вәлиев Рафил Кавый улы, Шәйдуллина Вәсилә Хамбал кызы, Миндубаева Роза Ногман кызы, адвокат Вәлиева Рәйсә Наил кызы, район прокуроры урынбасары Сәмигуллин Ришат Рамил улы кабул итте, сорауларга җаваплар бирде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International