9 февраль көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Кукмара үзәк китапханәсендә “Мөслимә төркеме” кунаклары өчен “Хаҗ кылу – зур гыйбадәт” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чара барышында Кукмара мәдрәсәсе мөгәллимәсе Мәҗитова Рузилә Гомәр кызы, компьютер презентациясе ярдәмендә, хаҗ гыйбәдәте, сәфәре турында таныштырып сөйләп үтте, хаҗ сәфәренә җыенчыларга изге теләкләрен җиткерде. “Мөслимә төркеме” кунаклары арасында хаҗ кылучылар үзләренең хаҗ сәфәрләре турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.