«Тылсымлы әкиятләр көне» акция

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

 11 февральдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре район хастаханәсенең балалар бүлегендә булды. Дәваланучы балалар өчен «Тылсымлы әкиятләр көне» дигән акция уздырылды. Гарифуллина Рәмзия балаларны татар язучысы Фәнис Яруллин иҗаты белән таныштырды. “Кояштагы тап”, “Зәңгәр күлде Ай коена”, “Иң бәхетле көн” әкиятләре укылды. Балалар әкиятләрне игътибар белән тыңлады, сораулар бирде. Фәнис Яруллин әсәрләре изгелеккә, шәфкатьлелеккә, намуслы булырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International