2024 елның 15-22 февралендә Түбән Новгород өлкәсенең Олы Суходол авылында 2013/14нче елгы командалар арасында «Алтын шайба» Бөтенроссия яшь хоккейчылар финал ярышлары узды. Ярышларда 16 команда катнаша. Уеннар нәтиҗәләре буенча «Ягуар» командасы, тренер Диас Сайфутдинов икенче урынны алды. Призерлар кубок һәм медальләр белән бүләкләнәләр. "Олимп" спорт мәктәбе администрациясе «Кукмара металл савыт-саба заводы» ААҖ җитәкчесе Азат Заһидуллинга күрсәткән спонсорлык ярдәме өчен рәхмәт белдерә.