2024 елның 24 февралендә мөселман командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Казаннан «Казан Нуры», Арчадан «Арча», Түбән Камадан «Ихлас», Кукмарадан «Хыял», Әлмәттән «Ансар», Чаллыдан «Каусар» командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча «Хыял» командасы икенче урынны алды.