4 март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, “Яз турында шагыйрьләребез иҗатында” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр шагыйрә К.Булатова, Р.Вәлиева, Л Садриева, якташ язучылар Н.Сәгъдиева, М.Мәрдәнова, Р.Мостафиннарның язга багышланган шигырьләрен тыңладылар. Язга багышланган татар халык мәкальләре, сынамышлар белән таныштылар. “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы Галиев Нурислам шигырьләрен укыды. Әлеге чарада мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысова башкарган җырлар бәйрәмне тагы да ямьләндерде.