С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Гарифуллина Рәмзия 4 нче мәктәпнең 2а сыйныф укучылары өчен рус язучысы Виталий Бианкиның тууына 130 ел тулуга багышланган «Урман әкиятчесе» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул гомеренең күп өлешен урмандагы тереклек ияләренең серле һәм маҗаралы дөньясын тасвирлауга багышлый. Балалар язучының иҗаты, аның тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү һәм язучы әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карау белән тәмамланды.