4 мартта С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Түбән Кама шәһәренең 5-7 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Китапханәче Гарифуллина Рәмзия китапханә буенча экскурсия һәм презентация ярдәмендә «Туган ягым – горурлыгым минем» дигән сәяхәт үткәрде. Ул балаларга төбәк тарихының төп вакыйгалары турында сөйләде, якташ язучылар, шәһәребезнең истәлекле урыннары һәм сәнәгать предприятиеләре белән таныштырды. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.