Зөлфәт Мөхәммәтов истәлегенә хоккей буенча турнир узды

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

2024 елның 9 мартында Зөлфәт Мөхәммәтов истәлегенә хоккей буенча турнир узды. Имам-мөхтәсиб Рәдиф Тимургалиев, УДМС начальнигы Илсур Кашапов, Зөлфәтнең якыннары һәм дуслары турнирның мактаулы кунаклары булдылар.

     Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урынны Большак командасы, икенче урынны Мешебаш, беренче урынны Кукмор командасы алды. «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Илсур Шәфигуллин (Мамашир), «Иң яхшы сакчы» номинациясендә Инсаф Нәҗипов (Кукмара), «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Табрис Рәхимуллин (Саба районы), «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Сәлим Галимҗанов (Б.Кукмара) танылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International