23 апрельдә Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Д. «Тылсым»да ял итүче яшьләр өчен «Чернобыль фаҗигасе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында Лилия Дамировна һәлакәтнең масштабы, авария урынында радиация зарарлануларын бетерү буенча волонтерларның эше, радиациядән зыян күргән кешеләр һәм аларның язмышлары турында сөйләде.