Әдәби сәгать: «Туган телгә - урын түрдә»

2024 елның 26 апреле, җомга

24 апрель көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. үзәк китапханәдә, “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен, татар халык шагыйре, бөек классигыбыз, Габдулла Тукайның туган көне  уңаеннан, “Туган телгә - урын түрдә”, дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче  шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте. Чарага килгән кунаклар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар.

Әлеге чарада Саба төбәге кызы,  Казан шәһәрендә яшәп  иҗат итүче шагыйрә, “Әллә җилләр ярсу, әллә үзем...” китабының авторы Әлфинур Вафина да катнашты. Шагыйрә үзенең иҗаты һәм шигырьләре белән таныштырды. Килгән кунаклар да шагыйрәнең шигырьләрен  укыды.  Шагыйрә Әлфинур Вафина  сүзләренә композитор Ильгиз Зарипов иҗат иткән берничә җыр да башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International