Эковесна 2024

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы."Җирдәге бөтен матурлык- Кояштан, ә яхшылык- кешедән...Без-табигать хуҗалары һәм ул безнең өчен бөек тормыш хәзинәсе",-дип яза М.Пришвин.☝
Шушы сузләр белән язмамны дәвам итеп, Бездә Туембаш балалар бакчасы коллективы да бер-бергә ,бердәм булып балалар бакчабызда "Өмә" үткәрдек. ☘🍀🌱
Яз-табигатьнең уяну вакыты гына түгел, ә чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты, ә өмәләр — яхшы традиция.☝ Чынлапта, яз аенда тирә-якны җыештыру буенча өмәләр бер матур традиция төсен алып бара.🌱Өмәдә барлык коллектив актив рәвештә катнашты.Эш нәтиҗәләрен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертте, балалар бакчасының чиста, матур территориясе тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендерә🌷🌿🍃🌹☘🌷 Өмә - ул безнең матур дөньяда яшәргә теләгебезне күрсәтүнең, язгы ямьле көнне ачык һавада бергәләп рәсми булмаган шартларда аралашуның искиткеч ысулы, чөнки тәртип кешедә дә, аның тирәсендә дә булырга тиеш.
Язгы өмәдә катнашулары өчен балалар бакчасы хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Балалар бакчасы-безнең уртак йортыбыз, анда чиста һәм уңайлы булсын!💖💞☝️
Табигать ул-
гүзәллек,🌿
могҗиза, 💐
тылсым!✨ - диеп язып калдырган Роберт абый Миңнуллин да!☝️☘️🌹🍃🌿

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International