2 майда, «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында, уку залы китапханәчесе Г.Ф. Заһидуллина, «Милосердие» үзәгендә реабилитация үтүче балалар өчен, «Яхшылык юлы белән» исемле игелек дәресе үткәрде. Чара барышында китапханәче балаларга яхшылык һәм яманлык төшенчәләре, кешеләр өчен игелекнең мөһимлеге турында сөйләде.