Санитар-экология икеайлыгы һәм Эковесның «Преображение» атналыгы кысаларында. “Күршеләр чишмәсе” чишмәсе янындагы территорияне җыештырдык. Тирәлекне чүп-чардан, коры үләннән чистарттык, чишмә янында тәртип урнаштырдык. Бу чишмә авыл халкы һәм кунаклары өчен үзенчәлекле табигать һәйкәле. Ул эчәргә яраклы су чыганагы, шуңа күрә халык беркайчан да табигать биргәнне онытмый, аны бөтен көче белән сакларга тырыша.