Хәтер кичәсе”Язучы-фронтовиклар”

2024 елның 7 мае, сишәмбе

7 нче май көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен Бөек Җиңү  көне уңаеннан,   “Язучы- фронтовиклар” дигән     хәтер кичәсе үткәрде. Чара барышында китапханәче ял итүчеләрне язучы фронтовикларның иҗаты, сугышчан юлы белән таныштырды. Ял итүче пенсионерлар  герой-шагыйрь Муса Җәлил, совет чоры поэзиясенең күренекле вәкиле   Ф.Кәрим, 20 гасыр совет чоры татар шигъриятенең күренекле вәкиле Нур Баянның   шигырьләрен тыңладылар. Биредә дәваланучы Королева Валентина Муса Җәлилнең , Фирдания ханым Фатих Кәримнең шигырьләрен укып үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International