Ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия «Эколатлар көне» кысаларында Экологик - биологик юнәлештәге берләшмәләрдә берничә чара үткәрелде. Тәрбияләнүчеләр чәчәкләр, яшелчә орлыклары утыртуда катнаштылар, язын чәчәкләрнең, агачларның уянуын күзәттеләр һәм чагыштырдылар, Эколатның ярдәмчесе чыршыны сурәтләделәр, шулай ук ярдәмче геройлар укучыларга өлкәннәр һәм балалар өчен табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында экологик белешмәләр тараттылар. Ә иң мөһиме, укучылар чын Эколатларга ант бирделәр, алар табигатьне, аның барлык күренешләрен һәрвакыт яратачаклар һәм сакчыл тотачаклар.