24 нче май көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Кукмара үзәк китапханәсендә “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1102 тулу уңаеннан, “Болгар – изге җиребез” дигән әңгәмә үткәрде.
Китапханәче Идел буе Болгар дәүләтенең тарихын сөйләде. Компьютер презентациясе ярдәмендә, Болгар дәүләте тарихи-архитектура музей-тыюлыгының тарихи һәйкәлләре белән таныштырып үтте. “Сөембикә” кунаклары видеоязмадан шагыйрә Тәслимә Низаминың “Шәһри Болгар” поэмасын тыңладылар. Гайнетдинова Гадения , язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиевның “Борынгы Болгарда” исемле шигырен укыды.Чара ахырында “Идел Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1102 ел” китап күргәзмәсе белән таныштылар.