Санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәр территорияләрен, учреждениеләрне һәм оешмаларны төзекләндерү, яшелләндерү һәм чистарту буенча эшләр дәвам итә. 22 майда Кукмара шәһәренең 1нче гимназиясе укучылары туган мәктәп территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча өмәгә чыктылар. Мондый чаралардан соң укучылар үз хезмәтләренең кыйммәтен аңлыйлар һәм үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә җаваплырак карыйлар.