Түгәрәк өстәл: “Ачык булса тарих капкалары, үткәннәргә кайтыр юллар бар”(тарихчы, китаплар авторы Ф.Вәлиев белән очрашу))

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

30нчы май көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Ачык булса тарих капкалары, үткәннәргә кайтыр юллар бар”, дип исемләнгән тарихчы, күп кенә китаплар авторы Фәрит Вәлиев белән очрашу булды. Очрашуда авыл тарихын өйрәнү, китап бастыру белән кызыксынган кешеләр катнашты. Фәрит Вәлиев, күп кенә китаплар авторы буларак,  авыл тарихын язу эшен нидән башларга, китап язганда очрый торган кыенлыклар турында сөйләде. Тарих белән кызыксынучыларга үз киңәшләрен бирде. Шулай ук авыл тарихын язган башка кунаклар да үз фикерләрен җиткерделәр, Фәрит Вәлиев эшчәнлеген югары бәяләделәр. Китапханәдә булган авыл тарихы китапларыннан күргәзмә ясалды һәм электрон презентация күрсәтелде. Шулай ук килгән кунаклар китапханәгә үзләре язган китапларны да бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International