21 июньдә, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, китапханәче Гарипова Л.Д., китапханә укучылары өчен, «Тылсымлы шәм» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Чара барышында балалар шәмнәрнең ничек һәм кайчан барлыкка килүе, шәмнәр составындагы үләннәр, майлар һәм башка ингредиентларның нинди әһәмияткә ия булуы турында белделәр.