1941 елның 22 июне – Россия тарихында иң кызганыч даталарның берсе – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Хәтер һәм кайгы көненә хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г. «Елның иң озын көне» исемле күргәзмә–инсталляциягә күзәтү үткәрде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар Бөек Ватан сугышы башлану тарихы, аның барышы һәм тәмамлануы, шулай ук Россиянең фашизмны җиңүдәге роле белән таныштырачак. Һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабызылды.