26 июньдә наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Гарипова Л.Д., «Милосердия» үзәгендә реабилитация үтүче яшүсмерләр өчен, «Наркомания: мифлар һәм чынбарлык» дигән профилактик әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга наркотикларның килеп чыгышы, наркотикларның кеше организмына зарарлы йогынтысы, дөньяның төрле илләрендә һәм Россиядә алар белән көрәшү ысуллары турында сөйләде.