Әнгәмә: «ВИЧ: һәркемгә кагыла»

2024 елның 5 июле, җомга

5 июльдә Үзәк китапханә хезмәткәре Саттарова Л.Р. «Милосердие» үзәгендә реабилитация үтүче балалар өчен «ВИЧ: һәркемгә кагыла» дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә  барышында китапханәче чарада катнашучылар белән ВИЧ-инфекциянең СПИДтан нәрсә белән аерылып торуы, ВИЧ йоктыру юллары һәм инфекция йоктыру мөмкинлекләре, профилактика чаралары турында сөйләде.  Вич һәм Спид авыруларын эләктермәс өчен кеше сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, үзенең буш вакытын файдалы итеп үткәрергә, үзенә нинди дә булса кызыксыну уйлап табырга, күңеленә ошаган эш белән шөгылләнергә тиеш. Шуны истә тотып,чара ахырында балалар «Балавыздан шәмнәр" ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International