Әдәби экскурсия: "Мәхәббәтне кадерли белегез»

2024 елның 9 июле, сишәмбе

8 июльдә мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан китапханәчесе Саттарова Л.Р. «Нараткай» сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар өчен «Мәхәббәтне сакларга өйрәник» дип исемләнгән әдәби экскурс  үткәрде. Чара барышында китапханәче ял итүчеләрне Петр белән Феврониянең күңелгә үтеп керерлек мәхәббәт тарихы белән таныштырды, никах тугрылыгы, шулай ук ни өчен бу көннең символы итеп ромашка сайлануы турында сөйләде. Чара барышында балалар гаиләгә багышланган табышмакларга, сорауларга җавап бирделәр, төрле уен һәм конкурсларда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International