Кул эшләре белән утыру: «Матурлык үз кулларың белән»
24 июльдә уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче яшь пенсионерлар өчен, «Матурлыкны үз кулларың белән» дигән кул эшләре белән утыру үткәрде. Китапханәче һөнәрләрнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, кул эшләренең файдалы яклары белән таныштырды, кул эшләре турында китаплар һәм журналлар турында күзәтү үткәрде. Ял итүчеләр үзләренең төрле юнәлешләрдә башкарылган эшләрен күрсәттеләр: чигелгән рәсемнәр, бәйләнгән әйберләр, энҗе-мәрҗәннән ясалган бизәнү әйберләре. Чара ахырында барысы да күңелле викторинада актив катнаштылар.