Россия Хезмәт министрлыгы эш бирүчеләрнең Бөтенроссия сораштыруын үткәрә.

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында эш бирүчеләрдән перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру дәвам итә.

Цифрлы сораштыру платформасы барлык эш бирүчеләр (респондентлар) өчен 2024 елның 15 августына кадәр ачык.
 Сораштыру үткәрү чорында төбәк контакт-үзәкләре аша эш бирүчеләргә консультация ярдәме күрсәтелә, аларның телефон номерлары сораштыруның мәгълүмати платформасында булачак.

Сораштыруның максаты-предприятие һәм оешмаларга киләчәктә төрле һөнәр һәм квалификация дәрәҗәсендәге күпме белгеч кирәклеген белү.

 Җыелган мәгълүматлар югары һәм урта һөнәри белем бирү системасында кадрлар әзерләүне планлаштырырга ярдәм итәчәк. Сораштыру нәтиҗәләренә таянып, якындагы биш елда хезмәт базарында нинди белгечләргә ихтыяҗ булачагы турында фаразлар төзергә мөмкин булачак.

Татарстан Республикасы эш бирүчеләрен түбәндәге сораштыруда катнашырга чакырабыз: https://prognoz.vcot.info

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International