Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, уку залы китапханәчесе Г.Ф. Заһидуллина Г.Ф., «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге балалары өчен, «Россия дәүләте символлары» дигән уен программасы үткәрде. Чарада катнашучылар Россия флагы тарихы белән таныштылар, аның килеп чыгышының кызыклы фактларын белделәр, викторина сорауларына уен формасында җавап бирделәр.