Хөрмәтле предприятие һәм оешма җитәкчеләре!
Әгәр дә сез вакантлы эш урыннарына кадрлар сайлау проблемасын тиз һәм нәтиҗәле хәл итәргә телисез икән, сезне вакансияләр ярминкәләрендә катнашырга чакырабыз!
Вакансияләр ярминкәсе
Эш бирүчеләрнең эш эзләүче гражданнарның киң даирәсе белән очрашуы өчен шартлар тудыра.
Хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат белән тәэмин итә.
Халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр алу мөмкинлеге бирә.
Мәшгульлек хезмәте
Эш бирүчеләргә һәм эш эзләүче гражданнарга булачак вакансияләр ярминкәсе турында мәгълүмат бирүне оештыра.
Ярминкәдә катнашучылар эшчәнлеген гомуми координацияли.
Хезмәт базарындагы вәзгыять турында оператив мәгълүмат бирә.
Хезмәткәрләр сайлауда ярдәм итә.
Эш бирүчеләр
Үз вәкилләрен ярминкәдә эшләргә җибәрәләр.
Үз предприятиеләре (оешмалары) турында күрсәтмә мәгълүмат әзерлиләр.
Булган вакансияләргә персоналны сайлап алалар.
Эшсез гражданнарны вакытлыча эш урыннарына урнаштыруны оештыру буенча килешүләр төзү мөмкинлеге бар.
Вакансияләр ярминкәләрендә катнашу мәсьәләсе буенча Кукмара районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә: каб. № 6, тел.2-76-95.