3 сентябрьдә Үзәк һәм С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре укучылар катнашында китапханә территориесында терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Без терроризмга каршы» дигән флешмоб үткәрде. Акциягә «Без тынычлык яклы, ә терроризмга каршы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучыларга буклетлар һәм листовкалар таратылды, анда террорчылык куркынычына каршы тору, теракт вакытында кризис хәлендә үз иминлеген тәэмин итү турында киңәшләр бирелде. Бесланның һәлак булган укучыларын һәм теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Акция ахырында күккә ак шарлар җибәрелде.