Әдәби сәгать: «Абдулла Алиш - әкиятләр остасы»

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

17 нче сентябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә татар язучысы Абдулла Алишның тууына 116 ел тулуга багышланган «Абдулла Алиш - әкиятләр остасы» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чарага Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 2б сыйныф укучылары килде. Китапханәче Гарифуллина Рәмзия балаларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Балалар авторның танылган һәм яраткан әкиятләрен искә төшерде, викторина сорауларына җавап бирде, кроссворд чиште. Укучылар бик теләп “Тукмар белән Чукмар” әкиятен укыды,  әсәр буенча фикер алышты. Чара Абдулла Алишның “Койрыклар” әкияте буенча мультфильм карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International