Дәүләт һәм җәмгыятьтә коррупциягә каршы көрәштә аңа катнашы булган шәхесләрне фаш итү һәм җавапка тарту мөһим роль уйный.
Матди яки башка төрле табыш алу ниятеннән үзеңнең яки кемнең дә булса җаваплы эш урыныннан файдалану - коррупция системасының бер өлеше ул. Кызганычка каршы, күп кешеләрнең көндәлек тормыштагы мәсьәләләрне хәл итүдә вак ришвәтләр алулары дөньяга карашларына, әхлак кыйблаларына каршы килми. Шуңа күрә үз гомерендә вак-төяк ришвәт бирмәгән шәхесне очрату бик кыен.
Күпләрдә үз гамәлләренә карата җаваплылык хисе сизелми. Ә бит безнең эш-гамәлләр тирәбездә яшәүчеләр өчен үрнәк булып тора. Үз мәсьәләсен законга сыймаган ысул белән хәл итүен дусларына сөйләгән шәхес чынбарлыкта башкаларны да үзеннән үрнәк алырга чакыра. Җинаять эшләве өчен оялу, кыенсыну түгел, җаваплылыктан шөбһәләнү юк – киресенчә, мактана гына. Күпләр нәкъ менә шундый гамәлләрнең коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирмәве турында уйламыйлар.
Ришвәт бирү – коррупциянең төп гамәле. Ришвәт акча гына түгел, ул матди яки башка төр кыйммәткә ия әйберләр: хезмәтләр, ташламалар, социаль отышлар – җаваплы урындагы шәхеснең үз вазыйфаларын үтәгән өчен алганнары. Ягъни “блат”тан файдалану.
Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексында ришвәт алган өчен дә, аны биргән өчен дә сигез елга кадәр иректән мәхрүм итеп, җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Димәк, закон каршында ришвәтне алучы гына түгел, аны бирүче яки арадашлык итүче дә бертигез җавап бирә.
Әгәр ришвәт сораучының таләбен үтәгәнче хокук саклау органнарына хәбәр итмәгәнсез икән, ришвәт факты фаш ителгән очракта, сез җинаять җаваплылыгына тартылачаксыз.
Халык арасында коррупцияне чынбарлыктагы гадәти күренеш дип санаучылар байтак. Имеш, башкача хәл итеп булмагач, ни эшлисең инде, ришвәт алу-бирүчеләрдән мин киммени? Андыйлар мәсьәләләрен хәл итү өчен иң гади һәм җиңел юлны – ришвәтне сайлыйлар. Алар законсыз гамәл кылсалар да, җавап тотмый калу ягында. Акча барын да хәл итә, янәсе. Әмма бу киләчәге өметсез фикер. Кеше ришвәт бирү яки алуы белән законны бозу белән беррәттән, башкаларның хокукларын кыса, якыннарының һәм туганнарының да өлешенә керә.
Коррупция – кешеләргә иярүчән, йомшак холыклы шәхесләр юлы. Алар фикеренчә: башкалар да шулай эшли, миңа да ярый. Коррупциягә гомуми карашлары тискәре булса да, алар ришвәтчелекне котылгысыз күренешкә санап, башкаларны да шуңа этәрәләр.
Ришвәт таләп итсәләр, нишләргә?
Беренчедән, ришвәт бирүдән баш тартырга.
Икенчедән, ришвәт таләп иткәндә аны бирүдән баш тарту мөмкин булмаса (тормышка яки сәламәтлеккә куркыныч янаса), бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк, әмма:
-бик сак булырга, үзеңне ягымлы, итагатьле тотарга, дуамал сүзләр әйтмәскә –ришвәт алучыга синең ришвәт бирергә әзер икәнлекне сиздермәү хәерле;
-игътибар белән тыңлап, сезгә куелган шартларны хәтерләп калырга (сумма күләме, товарларның һәм хезмәтләрнең төрләре, ришвәтне бирү җае һәм вакыты);
-ришвәтне бирү урынын һәм вакытын яңадан очрашуга калдырып торырга тырышырга;
-сөйләшү барышында инициативаны үзегезгә алмыйча, “ришвәтче”гә күбрәк сөйләргә, сезгә күбрәк мәгълүмат бирүенә омтылырга;
-кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә.