26 сентябрь көнне, Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназиянең 10 сыйныф укучылары өчен, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Л. Р. «Экстремизм антисоциаль күренеш» исемле гражданлык дәресе үткәрде. Балалар экстремизмның нәрсә икәнен, аның төрләре, яллау ысуллары, экстремистик оешмаларның корбаны булмау һәм экстремистик гамәлләр кылган өчен җаваплылык турында белделәр.