28 сентябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Гарипова Лилия Дамир кызы, Ч.Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең 11нче сыйныф укучылары өчен, «Бердәмлек көче» тарихи сәгате үткәрде. Чара 30 сентябрь – Донецк Халык Республикасының, Луганск Халык Республикасының, Запорожье өлкәсенең һәм Херсон өлкәсенең Россия Федерациясе белән берләшү көненә багышланган иде. Чара барышында укучылар бу өлкәләрдә яшәүчеләрнең ни өчен Россия белән кушылырга теләк белдерүләрен белделәр.