Китапханә дәресе«Китап ачам — дөньяны ачам»

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Асан-Елга авыл моделле китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен «Китап ачам — дөньяны ачам» дип исемләнгән китапханә дәресе узды. Чара барышында укучылар вакыт аркылы сәяхәт кылдылар, Борынгы Мисыр, Греция, Кытай, Германия һәм Россиягә барып җиттеләр. Китапханәче китапның барлыкка килүе, аның формалары һәм материаллары турында сөйләде, шулай ук беренче басма китапларны булдыручы Иоганн Гутенберг һәм Иван Фёдоров турында мәгълүмат бирде. Укучылар кроссворд чиштеләр һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында китапханәче укучыларга актив китап укучылар булырга, китапларны кадерләргә һәм сакчыл карарга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International