Күңелле бәйрәм “Сөмбелә”

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

24 сентябрьдә Зур Кукмара авыл китапханәсендә 2-6нчы сыйныф укучылары өчен «Сөмбелә» дип исемләнгән бик күңелле бәйрәм оештырылды. Әлеге чара кызыклы уен формасында үтте һәм матур ел фасылы — көзгә багышланды. Бәйрәм башында балаларга көз көне табигатьтә булган үзгәрешләр һәм көзнең мул уңышлары турында сөйләделәр. Бу искиткеч ел фасылы турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Кечкенә тәнәфестән соң, актив уен өлеше башланды. Укучылар «Исәнләшү», «Җиләк-җимешне тәменнән белү», «Иҗекләрдән сүз җыю», «Көзге волейбол», «Бәрәңге җыю» кебек мавыктыргыч уеннарда катнаштылар. Моннан тыш, алар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр һәм викторина сорауларын чиштеләр. Бәйрәм бик күңелле узды, һәм укучылар күп кенә яңа мәгълүмат алдылар, шулай ук бик күп уңай эмоцияләр дә тупладылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International