Абдулла Алишның тууына 116 ел тулуга багышланган дәрес

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Вахит авыл китапханәсендә Абдулла Алишның тууына 116 ел тулуга багышланган дәрес узды. Китапханәче балаларга күренекле татар язучысы, аның яхшылыгы һәм балаларга булган мәхәббәте турында сөйләде. Укучылар Абдулла Алишның «Юләр үрдәк», «Бал корты белән шөпшә», «Сыерчык һәм юкә чыпчыгы», «Койрыклар» кебек яраткан әкиятләрен искә төшерделәр. Балалар язучының китапларыннан торган күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International