Түбән Комар авыл китапханәсендә «Минем Россиям терроризм һәм экстремизмга каршы» дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче балаларны һәм яшүсмерләрне экстремистик эшчәнлеккә җәлеп итүне кисәтүгә багышланган презентация тәкъдим итте. Чара барышында терроризм һәм экстремизм төшенчәләре җентекләп аңлатылды, шулай ук әлеге куркыныч күренешләрнең җитди нәтиҗәләре турында фикер алышу узды.