Түбән Комар авылы китапханәсендә алкогольнең кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынтысы һәм алкоголизм проблемасына багышланган күргәзмә үткәрелде. Күргәзмәдә алкоголизмны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча төрле басма материаллар тәкъдим ителде. Һәр басма трезвелекне сайлау һәм үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу юнәлешендә бер адым булды.