Ошь-Юмья авылы китапханәчесе «Экстремизм һәм терроризмга каршы бергә» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында «экстремизм» һәм «теракт» кебек мөһим төшенчәләр аңлатылды. Укучыларга теракт куркынычы булган очракта һәм шикле әйберләр тапканда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат бирелде. Алар шулай ук «Экстремизмга – юк!» видеоролигын карадылар. Очрашу ахырында катнашучылар терроризм куркынычына ничек каршы торырга кирәклеге турында үзләренең истәлеккә калдыру өчен белешмәлекләр (памяткалар) ясадылар.