Чишмәбаш авылы китапханәсе мәктәп укучылары өчен «Шәҗәрә – тәрбиянең асыл ташы» дип исемләнгән китап сәгате оештырды. Чара барышында китапханәче балаларны «нәсел шәҗәрәсе» төшенчәсе белән таныштырды һәм ата-бабалар тарихын өйрәнү, нәсел агачы булдыру өчен күп көч, вакыт, түземлек һәм белем кирәк булуын ассызыклады.