Чишмәбаш авылы китапханәчесе үсмерләр өчен «Сезнең ярдәмче – ышаныч телефоны» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Күп кенә яшьләр ярдәм эзләгәндә кыенлыклар белән очраша һәм килеп туган проблемаларны ничек хәл итәргә белмиләр. Китапханәче ышаныч телефоны авыр хәлләрдә ярдәм алыр өчен бик яхшы ысул булуын аңлатты.