Гомернең алтын көзе

2024 елның 4 октябре, җомга

3 нче октябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” клубының “Гомернең алтын көзе” дигән аралашу кичәсе үтте. Әлеге  утырыш өлкәннәр көненә багышланды.

Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы килгән кунакларны өлкәннәр көне белән котлап, үзенең җылы теләкләрен җиткерде.  Өлкәннәрне бераз белемнәрен тикшереп карау өчен ребуслар чиштеләр, табышмакларга, сорауларга җаваплар бирделәр, пазл төзеделәр. Шулай ук, тормышта була торган төрле ситуациялардан чыгу юллары, балалар, оныклар тәрбияләүдә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм  чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International