10 нчы октябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Сөембикә” клубының “Алтын көзгә кереп барышым” дигән чарасы үтте. Әлеге очрашу Халыкара өлкәннәр көненә багышланды. Китапханәче Сәлимова Тәскирә Харис кызы килгән кунакларны өлкәннәр көне белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Чарага илгән кунаклар төрле кызыклы биремнәрдә бик теләп катнашты. Мәдәният йорты хезмәткәре Юнысова Әлфинур моңлы җырлар башкарды. Бәйрәм чарасы чәй табыны артында күңелле дәвам итте.