Кукмара муниципаль районы мәктәпләре укучылары ВФСК ГТО комплексын тапшырдылар.
Катнашучылар тәбәнәк аркылы асылмадан тартылу, идәнгә таянып кулларны бөкләү һәм җәеп җибәрү, гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга иелү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү кебек дисциплиналарда көч сынаштылар.
ГТО комплексын үтәү өчен 8(84364) 4-01-20 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз