Түбән Комар авылы китапханәчесе "Бер сәгать рольдә" исемле профориентация сәгате үткәрде. Яныль колледжының чыгарылыш студенты уку йортында белем алудагы өстенлекләр һәм эшкә урнашу перспективасы турында сөйләде. Катнашучылар китапханәче ролендә үзләрен сынап карадылар, бурычлар белән таныштылар, формулярларны тутырырга һәм сценарийлар әзерләргә өйрәнделәр. Очрашу ахырында китапханәче катнашучыларның сорауларына җавап бирде һәм һөнәр сайлауда киңәшләр белән уртаклашты.