Чишмабаш авыл китапханәсендә «Сабантуй» журналының 100 еллык юбилеена уңаеннан китапханәче «Кояшкай» балалар бакчасы балалары белән «Барысы турында да Сабантуй журналы сөйләр» темасында китапханә сәгате үткәрде. Чара барышында журнал битләренә күзәтү үткәрелде, шулай ук әкиятләр һәм шигырьләр укылды. Бүгенге көндә «Сабантуй» журналы үсеп килүче яшь буында ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү һәм татар телен саклау юнәлешендә мөһим һәм кирәкле эшчәнлек алып бара.